Каныңны бүләк ит — тормышны саклап кал!

“Каныңны бүләк ит — тормышны саклап кал!” девизы астында бүген Такталачык авылы табиблык амбулаториясе базасында Яр-Чаллы шәһәре кан алу үзәгеннән бер төркем табиблар райондашларыбызны кабул иттеләр. Актанышның төрле авылларыннан фельдшерлар җитәкчелегендә килгән 100 дән артык донорның 72 се башкаларны коткару хакына үз каннарын тапшырдылар.

Такталачык табиблык амбулаториясе өлкән шәфкать туташы Гөлназ Фәйзуллина сүзләренә караганда, бүген арада тәүге мәртәбә килүчеләр дә, инде 10 нчы мәртәбә кан тапшыручылар да булган.

Медицина технологияләре даими рәвештә камилләштерелә, медиклар кешеләрне авырулардан коткара, гомерләрен саклап кала, ә катлаулы операцияләр ясаганда кан һәм аны алыштыргычлар шактый кирәк була. “Татарстанда донорлык хәрәкәте югары дәрәҗәдә җәелдерелгән: татарстанлыларның бүген һәр 16 нчысы – донор, ягъни бер генә тапкыр булса да кан тапшырган. Донор булырга теләүчеләр көннән-көн арта. Ә кан салуга мохтаҗ кешеләр тагын да күбрәк. Донор каны бигрәк тә онкологик авырулардан интеккән балалар өчен кирәк.

Бүген кан бирергә килүчеләрне иң элек тиешле таләпләргә туры килү-килмәүләрен тикшереп, баллы чәй эчерттеләр. Аннан соң инде алардан 400 мл күләмендә кан алдылар. Актаныш үзәк хастаханәсе табибы Илдус Латыйпов сүзләренә караганда, бүген барысы 29л 220 мл күләмендә кан алынган. “Үзәк табиблары бар донор райондашларыбызга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. Кызыксындыру чарасы буларак, һәр кан тапшыручыга 300 сум күләмендә акча түләнде. Ел дәвамында икенче-өченче мәртәбә кан тапшыручыларга әлеге кызыксындыру чарасының күләме дә артачак. Май аенда кабат донорларны чакырырга, кан җыярга ниятлибез. Анысы Иске Байсар участок хастаханәсендә үтәчәк”,- дип белдерде Илдус Феликс улы.

Әлеге саваплы гамәлнең нәтиҗәсе – меңнәрчә саклап калынган гомерләр.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации