Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың

Яз белән беррәттән авыл хуҗалыгы өчен иң әһәмиятле чорларның берсе – язгы кыр эшләре якынлашып килә. Алда торган әлеге җаваплы чорга хуҗалыкларда техникаларның әзерлеген карау максатында 14нче март көнне “Нигез” ҖЧҖдә район хуҗалыклары инженерлары катнашында техник күзәтү оештырылды.

Хуҗалык техникасының төзеклегенә артык игътибар итмәү сәбәпле, төрле юл фаҗигаләре булып тора. Саксыз эш итү аркасында, еш кына механизаторлар үзләре дә корбанга әвереләләр. Узган ел мондый чаралар “Эконом”, “Чишмә” ҖЧҖләрендә узган иде. Төп максат – техниканы тиешле дәрәҗәдә әзерләү.

Узган ел әлеге чара вакытында район хуҗалыкларында исәптә булган 503 тракторның 400е тикшерү узган. Техник күзәтү үткәрү көненә шуларның 370е эшкә яраклы дип табылган. Калган 30 корыч ат, өстәмә вакыт билгеләнеп, соңыннан кабат техник күзәтү үткәч кенә, басуга эшкә чыгарылган. Тракторлар белән беррәттән, арбаларның да төзеклегенә игътибар кирәк. Узган ел 255 арбаның 197се каралып, 186сы гына эшкә яраклы дип табылган булган. Боларның да төзек булмаганнары билгеле бер вакыт аралыгында кабат каралып, район дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе башлыгы Илдус Мәхиян улы тарафыннан кабат тикшерелгәч кенә, кулланышка тапшырылган.

“Техник күзәтүләрне фаҗигаләрдән саклану чарасы дип кабул итсәгез иде. Буяп, бизәп куеп кына булмый. Иң мөһиме – техниканың тиешле таләпләргә туры килүе зарур”,- дип фикерен ассызыклады җыелганнарга район дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе башлыгы Илдус Хәкимов.

Гамәли сөйләшүдә, шулай ук, техник күзәтүләр, иминиятләштерү буенча кайбер үзгәрешләр хакында искәртелде, йөк машиналарына таләпләр аталды. Шәхси хуҗалыклардагы тракторларга техник күзәтү апрель аеның башына билгеләнгән. Ул майга кадәр дәвам итәчәк.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации