Татарга тылмач кирәкми, дисәләр дә

 

Бүген Актанышның 1 нче санлы мәктәбе базасында Мөслим, Сарман, үзебезнең Актаныш районы мәктәпләреннән чит тел укытучыларының  республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чарада Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты чит телләр кафедрасыннан доцент Т.С.Финаева, Америкадан килгән инглиз теле укытучысы, халыкара Фулбрайт (Fulbright English Teaching Assistantship) программасы стипендиаты Ребекка Перкинс катнашты.

Конференциянең гамәли өлешендә укытучы Э.Вахитова 5а сыйныфы , З. Шәрипҗанова 8а сыйныфы белән ачык дәрес күрсәттеләр. Чараның теоретик өлешендә Америка кунагы Ребекка Перкинс мәктәп укучыларында инглиз телен өйрәнүгә карата кызыксыну уяту максатыннан, чит телләрне үзләштерүдә яңа стандартлар турында сөйләп, таныштырды.

Соңыннан мәктәп укучылары мөгаллимнәргә, конференциядә катнашучыларга  “Көлкәй” (“Cinderella”) мюзиклын тәкъдим иттеләр.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации