Мөнәҗәт - күңелләргә бер шифадыр

Актанышның Җәмигъ мәчетендә 18 март көнне мөслимәләр белән мөнәҗәтләр әйтү кичәсе оештырылды. Бәйрәм рухын алган әлеге чарага Актаныштан һәм районыбыз авылларыннан 100 гә якын мөслимә килгән иде.

Мөнәҗәт — Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, серләшеп, ихлас күңелдән эчең­не бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү мәгънәсен аңлата. Мөнәҗәт укучылар халыкта әле киң таралмаган, күпләрнең әле ишеткәннәре дә булмаган әсәрләрне сайлаганнар. Моңлы тавышлары белән күңелләрне айкады алар. Шулай ук, үзләре иҗат иткән дини эчтәлектәге шигырьләрен укучылар да бар иде.

Бәйрәмдә нәни кыз балаларның, мәктәп укучыларының да катнашуы нур өстенә нур булды. Чара дини һәм дөньяви белемлелекне сынауга корылган уеннар белән үрелеп барды. Яулык бәйләү үрнәләрен тәкъдим итеп, мастер-класслар да күрсәттеләр.

Быел Актаныш мөслимәләре белән ел дәвамында төрле кызыклы кичәләр, мәҗлесләр, очрашулар даими оештырылып бара. Февраль аенда дини белемнәрне сынауга багышланган “Могҗизалар кыры” уздырылган булса, апрельдә “Әлифба” бәйрәме үткәрергә ниятлиләр.

25 март көнне  исә биредә балалар арасында Коръән уку бәйгеләре үтәчәк. Хәзер аңа әзерлек эшләре бара.

Оставить комментарий

Комментарии: 0

О компании | Защита данных | Карта сайта
Отдел информатизации